«Китапханә – Чаллы каласы тарихының бер өлеше»: открыткалар сериясе (6+)

Китапханә тарихы – кеше һәм китапның үзара мөнәсәбәте тарихы. Һәр китапханәнең үз тарихы, һәрберсе үзенчә кызыклы һәм үзенчәлекле. Әлеге мәдәният учагы кешелек белемнәрен буыннан-буынга тапшырып килә, шул ук вакытта аның үзе турындагы мәгълүматлар да тупланып, сакланып, баетылып торырга тиеш. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре китапханәләр тарихына үзеннән өлеш керткән кешеләргә кагылышлы һәрнәрсәне торгызырга, сакларга тырыша. 

Автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре «Китапханә – Чаллы каласы тарихының бер өлеше» дигән открыткалар сериясе булдырып, китапханәбез тарихын яңа формага салды. Открыткалар сериясе китапханәнең архив фотолары буенча ясалды һәм Чаллы шәһәре китапханәләре системасының үткәнен һәм бүгенгесен күрсәтә. 

Сотрудники отдела автоматизации Центральной городской библиотеки участники Городского конкурса открыток «Привет из Набережных Челнов».

Ссылка на страницу конкурса: https://vk.com/privet_iz_nch?w=wall-215627050_53/all

 

Поделиться: