ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТ ЧАТКЫЛАРЫ ҺАМАН ЯНА
1
Октябрь 2015
Пәнҗешәмбе
30 сентябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсендә татар әдәбияты классигы Таҗи Гыйззәтнең 120 еллыгына багышланган “Таҗи Гыйззәт чаткылары һаман яна” исемле искә алу кичәсе узды. Чараны Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге оештырды. Кичәдә тамашачылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныша алды. Сәхнәдә драматургның “Мактаулы заман” әсәреннән өзек күрсәтелде. Шулай ук, шәһәребезнең җырчылары Т.Гыйззәт сүзләренә язылган җырлар башкарды. Чара барышында театр белгече Г.Мөхәммәтҗанова Т.Гыйззәтнең татар сәнгатендәге роле турында сөйләде. Биредә төрле уку йортларында белем алучы яшьләр һәм киң катлам китап укучылар катнашты.
|