«Чаллы укый!»: китапханәдә китап-фест үтте (0+)

22 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Чаллы укый!» исеме астында китап-фест узды. Фойеда фотозона оештырылды һәм шуннан «Дөньви әдәбият шедеврлары» дигән интерактив күргәзмәгә сәяхәт башланды. Ул борынгы антиклык чорыннан башлап реализм чорына кадәр булган әдәби юнәлешләрне тәкъдим итте. Тарихның төрле дәверләренә хас киемнәрдәге кызлар антиклык, урта гасыр, Борынгы Рус, Барокко чоры, классицизм, романтизм һәм реализм турында сөйләде. 

IMG_2221
IMG_2316
IMG_2307
IMG_2218
IMG_2306
IMG_2257
IMG_2279
IMG_2220
IMG_2258
IMG_2224
IMG_2217
IMG_2308

Яшь китап сөючеләр «Фольклор жанрлар утравы» буйлап сәяхәт итте, анда табышмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бишек җырлары, мәкальләр һәм фольклор бәйрәмнәрен искә төшерделәр. «Мәкальләр күпере»ндә балалар шифрланган рәсемнәрдә танылган мәкальләрне тапты, чәчелгән мәкаль һәм әйтемнәрне тоташтырды. «Әкият елгасы»нда, «Тылсымлы яр буе»нда әкиятләрне, табышмакларны таныдылар. 

IMG_2204
IMG_2209
IMG_2216
IMG_2213
IMG_2205
IMG_2212
IMG_2207
IMG_2215
IMG_2214
IMG_2211

Китапханә кунаклары әдәбият тарихы музее буенча «Әдәби Чаллы» күзәтү экскурсиясендә булды, анда «Шәһәрнең беренче газеталары һәм журналлары», «Язучылар оешмалары», «Хәзерге заман Чаллы язучылары», «Җәлил һәм җәлилчеләр» дигән экспозицияләр белән танышты.

IMG_2236
IMG_2237
IMG_2238
IMG_2239
IMG_2240
IMG_2243

Укучылар күзаллавын киңәйтү һәм укуга кызыксынуны арттыру өчен, «Яхшы балалар өчен яхшы китаплар!» дигән әдәби викторина үткәрелде. Аның барышында китапханә кунаклары әкиятләр дөньясына кереп чумды, өзек буенча әсәрне бик җиңел таныды, географик турда әдәбият һәм география арасында бәйләнеш булдырылды. «Буталчык» туры бик җанлы узды, анда антонимнар белән «шифрланган» китап исемнәре аталды, ә яшүсмерләр аларны, капма-каршы мәгънәдәге сүзләре белән алмаштырып, «дөрес» телгә тәрҗемә итте. «Әдәби ассорти»да балалар атама исемнәре булган әсәр исемнәре искә төшерде. Әдәби викторина ярыш һәм хезмәттәшлек рухында узды, катнашучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштырырга һәм әдәбият өлкәсендә яңа белемнәр алырга ярдәм итте. 

IMG_2229
IMG_2232
IMG_2233

Кече картиналар галереясында ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары, «Энергетик» Мәдәният сарае рәссамнары Гүзәл Колчерина һәм Әлфия Ситдыйковаларның күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Экспозициядә Гүзәл Әнвәр кызы – үзенең акварель эшләрен, ә Әлфия Исфат кызы пастель рәсемнәрен, батик эшләрен күрсәтте. Күргәзмәдә барлыгы 30 дан артык эш тәкъдим ителде. Талантлы рәссамнар әзерләгән фотозоналар күргәзмәнең бер бизәге булды. Матур картиналар һәм фотозоналар селфи өчен бик яхшы фон булып хезмәт итте. Күргәзмә ачылуга рәссам ханымнарның хезмәттәшләре, дуслары, «Энергетик» мәдәният сарае музыкантлары, шәһәребез рәссамнары килде. 

IMG_2324
IMG_2299
IMG_2301
IMG_2330
IMG_2328
IMG_2303
IMG_2334
IMG_2322
IMG_2323
IMG_2326
IMG_2325
IMG_2332

«Кара-укы» диафильминариумы яшьләрнең игътибарын гаҗәеп, әмма инде онытылган, 20 нче гасырда һәр гаиләнең яраткан һәм популяр диафильм сәнгатенә җәлеп итте. Дизайн институты укытучысы Варвара Сафронова диафильмнарның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, зур кызыксыну белән рәсем сәнгате һәм әдәбият кушылган фильмнарны карадылар. 

IMG_2201
IMG_2262
IMG_2202
IMG_2264
IMG_2203
IMG_2263
IMG_2261

«Тылсымлы авазлар, хисләр һәм уйлар берлеге» дигән әдәби-музыкаль кичә китапханә кунакларын музыка һәм әдәбият бердәмлегенә инандырды. Бу эштә аларга сәнгать көллияте студентлары ярдәмгә килде, алар рус классикларының әсәрләрен һәм рус халык җырларын башкарды. 

IMG_2265
IMG_2271
IMG_2274
IMG_2293
IMG_2276
IMG_2282
IMG_2284
IMG_2285
IMG_2289
IMG_2291
IMG_2296

Шигърият сөючеләр Чаллының яшь шагыйрьләре Анатолий Ухандеев һәм Ренат Гайнетдинов белән әдәби очрашуга җыелды.

Атказанган табиб А.Н. Зотов «Көз рецептлары» дигән информ-досье вакытында өлкән буын вәкилләренә ныклы сәламәтлек һәм актив тормыш алып бару серләре буенча киңәшләрен бирде. 

IMG_2246
IMG_2247
IMG_2252
IMG_2248
IMG_2255
IMG_2250

Бу көнне китапханә кунаклары арасында беркем дә игътибарсыз калмады. Барысы да китап йорты буйлап сәяхәт кыла һәм шәһәр Үзәк китапханәсенең барлыкка килү тарихы һәм үсеше, үткәрелүче чаралар, китаплар һәм вакытлы матбугат басмалары белән таныша алды. 

Шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунаклары, укучыларыбыз шәһәр Үзәк китапханәсендә көннәрен онытылмаслык итеп уздырды. 

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: