«Курск сугышы утында»: тарих сәгате (12+)
24
Август 2022
Чәршәмбе
23 август көнне 23 нче санлы китапханәдә, үсеп килүче буында патриотлык хисләре булдыру максатында, Совет гаскәрләренең Курск дугасындагы сугышта җиңүләре һәм хәрби дан көненә багышланган «Курск сугышы утында» дигән тарих сәгате узды. Чара барышында яшь китап сөючеләр, тарихта эре танк сугышы буларак, Курск шәһәре янындагы героик сугыш һәм аның Бөек Ватан сугышы җиңүен якынайтуда хәлиткеч роле турында белде. Чара «Утлы дуга» презентациясе һәм сугыш еллары җырлары белән үрелеп барды. Балалар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән танышты, «Онытырга мөмкин түгел!» викторинасы сорауларына җавап бирде. |