Татарстанда тәүге тапкыр «Тере классика» Беренче Бөтенроссия кычкырып уку көне» узачак

Сезне 23 июль көнне 14:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә узачак «Тере классика» Беренче Бөтенроссия кычкырып уку көне»нә чакырабыз

Татарстанда тәүге тапкыр «Тере классика» Беренче Бөтенроссия кычкырып уку көне» узачак. Бу көнне Россиянең күп кенә шәһәрләрендә әдәби нетворкинг узачак, анда төп рольдә укучы кеше булачак. 

Бу көнне Милли китапханә мәйданында язучы Булат Ханов, алып баручы Гөлназ Сәфәрова, җырчы һәм «Голос» шоуы финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Гыйлем» проекты авторы һәм «Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин һ.б. башкаруында төрле жанрда, төрле телләрдә әсәрләр яңгыраячак. Теләге булган һәркем, Google-форманы тутырып, йолдызлар белән бер сәхнәдә укуларда катнаша алачак.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе акциядә катнашучылар һәм кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләде: Татарстан Республикасының атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар академия театры актеры Фәнис Җиһаншадан татар телендә тамашачы алдында чыгыш ясау һәм сәхнә сөйләме буенча мастер-класс, Татарстанның халык артисты, В.Качалов исемендәге театрның әйдәп баручы артисты Илья Славутскийдан актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме буенча мастер-класс, көн хедлайнерлары белән «Китаплы блиц» — Россия журналисты һәм язучы, ике тапкыр «Зур китап» премиясе лауреаты Шамил Идиатуллин һәм Россия театр, кино һәм дубляж актеры, алып баручы Екатерина Шпицадан әдәбиятка ике төрле караш. Текстларны уку Уфа электрончы-экспериментаторы Марат Татурастан милли музыка уен коралларында музыкаль импровизация белән үрелеп барачак. 

Тамашачылар өчен теркәлү
Акциянең программасын тәкъдим итәбез.

Акция Президент грантлары фонды һәм Мәдәни инициативалар президент фонды ярдәмендә уздырыла. 

Чара ТР Милли китапханәсендә Пушкин урамы, 86 нчы йорт адресы буенча уздырыла.

 

ТР Милли китапханәсендә Кычкырып уку көне программасы

12:00-14:00 Татарстан Республикасының атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар академия театры актеры Фәнис Җиһаншадан татар телендә тамашачы алдында чыгыш ясау һәм сәхнә сөйләме буенча мастер-класс
(Күргәзмәләр залы)

12:00-14:00 В.Качалов исемендәге театрның әйдәп баручы артисты Илья Славутскийдан актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме буенча мастер-класс
(Конференц-зал)

14:00-15:30 Акцияне ачу 
Ачык микрофон форматында укучыларның чыгышы
(Универсаль зал, Классик зал)

16:00-18:00 Көн хедлайнерлары белән «Китаплы блиц» — Россия журналисты һәм язучы, ике тапкыр «Зур китап» премиясе лауреаты Шамил Идиатуллин һәм Россия театр, кино һәм дубляж актеры, алып баручы Екатерина Шпицадан әдәбиятка ике төрле караш
(Универсаль зал)

 

Поделиться: