Уч төпләре белән рәсем ясау буенча мастер-класс (0+)
8
Июль 2022
Җомга
8 июль көнне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында, 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уч төпләре белән рәсем ясау буенча мастер-класс уздырды. Бәйрәмнең символы ромашка – бу гади кыр чәчәге Россиядә элек-электән мәхәббәт билгесе итеп саналган. Балалар ата-аналар белән бергә үзләрен гадәти булмаган техникада – уч төпләре белән рәсем ясауда сынап карады. Бармак буяулары белән рәсем ясау катнашучыларга бик ошады. Вакытны бергә уздыру гаиләне ныгыта, үзара аңлашуда, уртак уңай хис-кичерешләр алырга ярдәм итә һәм истәлеккә матур кул эшләнмәләре калдыра. |