«Ромашка – әкият чәчәге, һәр таҗын яратам»: мавыктыргыч танып-белү программасы (0+)
8
Июль 2022
Җомга
8 июль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе теләге булган барлык укучылар өчен мавыктыргыч танып-белү программасы уздырды. Китапханәче чара кунакларын бәйрәмнең тарихы, аның символы – борынгыдан ук мәхәббәт билгесе булган ромашка белән таныштырды. «Мәхәббәт һәм тугрылык – гаилә нигезе» китап күргәзмәсендә гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында хикәяләр һәм әкиятләр тәкъдим ителде. Теләге булган һәркем көн дәвамында «Гаилә учагы җылысы» танып-белү уенында катнаша алды, анда гаилә тематикасына кагылышлы «Гаиләбез гореф-гадәтләре», «Яраткан җырлар», «Гаилә портреты» кебек аерым биремнәр үтәделәр. |