«Шатлыклы китап урамы» бәйрәме (6+)
24
Июнь 2022
Җомга
24 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен «Шатлыклы китап урамы» дигән бәйрәм чарасы узды. «Китап урамында» «тукталышлар» бик күп: «Әкият», «Фантастика», «Детектив агентлыгы», «Музыкаль», «Картиналар галереясы», «Серләр», «Мульти-пульти». Һәр тукталышта балаларны әкият персонажлары Кызыл Калфак, Буратино, Хат ташучы Печкин, Чегән кызы, Гарри Поттер каршы алды. «Акыллылар» һәм «Белемлеләр» командалары күңелле уеннарда, викториналарда, бәйгеләрдә катнашты, бергәләп дуслык турында җырлар җырлады, мультфильмнар карады. Музыка белән үрелеп барган чара һәм залның матур бизәлеше балаларда күтәренке кәеф тудырды. Бәйрәм бик җанлы, азарт һәм уңай хис-кичерешләр белән узды. |