Петр I нең фарсы илләренә сәфәре (12+)
14
Июнь 2022
Сишәмбе
Бүгенге көндәге зур үзгәрешләр Петр I чоры белән тәңгәл, һәм шунлыктан, нигездә, хәзерге заман Россиясен булдырган император гамәлләрен искә төшерик. Петр I Каспий диңгезенең көнбатыш яр буйларына сәфәр кылырга һәм, аны үзләштереп, Үзәк Азия һәм Һиндстаннан Россия аша Европага сәүдә юлы салырга карар итә, бу исә Россия сәүдәгәрләре өчен бик отышлы була һәм Россия империясе казнасына керем вәгъдә итә. Сәүдә юлы Һиндстан, Фарсы территориясе аша үтәргә тиеш була, аннан Кура елгасында рус фортына, Грузия аша Әстерханга, товарларны бөтен Россия империясе буйлап таратырга ниятләнә.
|