Яр Чаллы шәһәренең «ҮКС» МБУсендә түбәндәге вакансияләр ачык:

Чаллы шәһәренең түбәндәге адреслары буенча китапханәчеләр таләп ителә:
– Автозавод пр., 23 нче йорт (Яңа шәһәр, 28/11)
– Ямашев б-ры, 4/14 А  йорты (ГЭС, 4/14 А)
– Мәскәү пр., 96 нчы йорт (Яңа шәһәр, 56/15 А)
– Мәскәү пр., 123 нче йорт (Яңа шәһәр, 4/08)
– Татарстан ур., 12 нче йорт (Яңа шәһәр, 25/21)
– Ш. Усманов ур., 48 нче йорт (Яңа шәһәр, 14/01)

Таләпләр: югары белем, эш тәҗрибәсе булу мәҗбүри түгел. Шартлар: тулы мәшгульлек, тулы көн.

Вазифалар: укучыларга хезмәт күрсәтү, китапханә документлары эшен алып бару: укучыларны язу, статистика хисабы, чараларны әзерләү һәм үткәрүдә катнашу.

Без нәрсә тәкъдим итәбез: өйдән ерак булмаган урында эшләү мөмкинлеге. Тотрыклы хезмәт хакы: оклад – 33770,00 сум һәм окладтан 32 % ка кадәр кызыксындыручы түләүләр, бу юнәлештә эш стажы өчен окладтан 22 % ка кадәр түләүләр, кварталь премияләр.

Әгәр үзегезне безнең кандидат дип уйласагыз, кадрлар бүлегенә шалтыратырга ашыгыгыз
8 (8552) 70-02-54.