«Светофор – безнең иң яхшы дус»: дәрес-уен (0+)
11 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Светофор – безнең иң яхшы дус» дигән дәрес-уен уздырды. Китапханәче яшь китап сөючеләрне юл билгеләре һәм юлда үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, балаларга нинди транспорт чаралары булуы турында сөйләде. Балалар игътибар белән «Җәяүле кичүе», «Тыкрык», «Телефон» кебек юл билгеләре турында тыңлады, җәяүле, машина йөртүче һәм пассажирның кем булуы турында мәгълүматны кабатлады. Китапханә хезмәткәрләренең С.Михалков әсәре буенча ясаган «Бездельник светофор» мульткитабын зур кызыксыну белән карадылар. |