«Җиңү битләре. Хәтерлибез. Горурланабыз»: әдәби-музыкаль кичә (6+)
1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне якынлашканда 13 нче санлы китапханә 33 нче урта мәктәп һәм «Светлый» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә «Җиңү битләре. Хәтерлибез. Горурланабыз» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичә куркыныч һәм фаҗигале вакыйгаларны үз күзләре белән күргән һәм катнашкан, балачакларын сугыш урлаган һәм тыныч киләчәк өчен гомерләрен биргәннәргә багышланды. Бөек Ватан сугышы ветераны, быел 95 яшен тутырган Валентин Иванович Лысак фронт юлы турында истәлекләре белән уртаклашты, тыл ветераннары сугыш елларында Җиңүгә үз гаиләләреннән дә өлеш керүе турында сөйләде. |