«Дания патшалыгының бөек әкиятчесе»: әдәби уен (6+)

22 апрельдә 16 нчы санлы китапханә укучылар өчен «Дания патшалыгының бөек әкиятчесе» дигән әдәби уен уздырды. 

Великий сказочник
IMG-20220422-WA0055
IMG-20220422-WA0036
IMG-20220422-WA0052

Чара барышында балалар оча торган келәмдә бар дөньяга танылган әкиятче Ганс Христиан Андерсенның балачагы узган Дания дәүләтенең бер патшалыгындагы Копенгаген каласына мавыктыргыч сәяхәт кылды, авторның тормыш юлы белән таныштылар, иң танылган әкиятләре, геройларының исемнәрен искә төшерделәр. Уен барышында укучылар Андерсен әкиятләре буенча бик күп күэелле һәм иҗади биремнәр үтәде: әйберләрнең кайсы әкиятләрдән булуын таныды, әкият геройлары исемнәрен искә төшерде, аларның кайсы әкияттән һәм алга таба бу геройлар белән нәрсә булуын әйтте. Балалар шулай ук «Бу геройлар исемнәрен ишеткәч, нинди сүзләр исегезгә төшә?» дигән ассоциацияләр уенында актив катнашты. Нәтиҗәдә катнашучылар Г.Х. Андерсен әкиятләрен яратып укуларын һәм аларның эчтәлекләрен яхшы белүләрен исбатлады, Андерсен әкиятләре яхшылыкка, кыюлыкка, тапкырлыкка, мәрхәмәтлелеккә, дус-тату булырга һәм өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтә дигән нәтиҗә ясады. Чарага килүчеләр барысы да бик күп уңай тәэсирләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: