Петр I шәхесенә багышланган бәйге (16+)

2022 елда соңгы рус патшасы һәм беренче Бөтенроссия императоры – Петр I нең тууына 350 ел тулуны билгеләп үтәләр. Иң күренекле дәүләт эшлеклеләренең берсе буларак, ул күп елларга илнең үсеш юнәлешен билгеләгән реформалар кертә. 

12 апрель көнне 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре  Чаллы политехника көллияте белән берлектә студентлар өчен Россия императоры Петр I нең тууына 350 ел тулуга багышланган шигырь укучылар бәйгесе оештырды. 

Чара барышында А. Пушкин, М. Цветаева һ.б.ларның шигъри әсәрләре яңгырады. Укылган текстлар, презентацияләр һәм китапларга күзәтү ярдәмендә тыңлаучылар Петр I чорына кереп чума алды. 

Бәйгедә 20дән артык кеше катнашты. Балалар төрле чор авторларының әлеге гаҗәеп идарәчегә багышланган шигырьләрен укыды. 
Жюри составында 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, рус теле һәм әдәбияты укытучылары бар иде. Жюри әсәрнең сәнгатьчәлеген, идея үзенчәлеген генә түгел, ә тарихи дөреслеккә туры килүен дә бәяләде. Чара барышында китапханәче рус императоры тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. 
Очрашу кунаклары өчен китапханәче «Бөек патша һәм реформачы» дигән әдәби өстәл тәкъдим итте, анда Петр I гә багышланган әсәрләр урнаштырылган иде.

 

Поделиться: