Поэтический час «Рыцарь с душою скитальца» (12+)
2 апрель көнне Үзәк шәһәр китапханәсе педагогика көллияте укучылары өчен танылган рус шагыйре, тәрҗемәче һәм әдәби тәнкыйтьче Николай Степанович Гумилевның 136 еллыгына багышланган «Ызгышчы күңелле рыцарь» дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрде. Көмеш гасыр поэзиясе шагыйрь Николай Гумилев исеменнән башка мәгънәсез. Чара барышында укучылар хыялый сугышчы һәм гашыйк рыцарь Николай Гумилевның шигъри дөньясына чумдылар. Сәгатьтә катнашучылар аның Африкага кыю сәяхәтләре, анын танылган шагыйрә Анна Әхмәтовага карата драматик мәхәббәте, Беренче бөтендөнья сугышы елларында күрсәткән батырлыгы һәм аяныч вафат булуы турында күп нәрсә белделәр. «Романтик чәчәкләр», «Ут баганасы» һәм башка күптөрле җыентыклары белэн таныштылар. Ә укучыларга тәкъдим ителгән романслар: «Бертөрле вак-төяк», «Тагын бер тапкыр сез хәтерләрсез әле мине», Николай Гумилевның шигырьләренең ничаклы музыкаль булуын тагын бер кат исбатладылар.
|