«ҮКС» МБУ – Мәдәни инициативаларның президент фонды бәйгесе җиңүчесе (18+)

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Мәдәни инициативаларның президент фонды беренче грант бәйгесе җиңүчесе булды. Чаллы шәһәренең 14 нче санлы китапханәсе бәйгегә «Китапны җанландыр» китапханәдә скрайбинг» проектын тәкъдим итте. 

Проект күз күремендә кимчелекләр булган балаларның яраклашу һәм социаль шәхси үсеше мәсьәләләрен китапханә хезмәте күрсәтүнең инновацион формаларын куллану, мәдәни ялларын оештыру һәм социаль партнерлык аша чишүгә юнәлдерелгән. 

14 нче санлы китапханәдә «Оранжевый квадрат» әдәби-иҗади клубы кысаларында күз күремендә тайпылышлар булган балалар сәламәт балалар белән бергә китаплар белән танышачак, укыган китаплары буенча арт-дәвалау чарасы һәм скрайбинг технологиясен кулланып видеороликлар ясарга өйрәнәчәк. Проектның партнеры Чаллы дәүләт курчак театры спектакль тәкъдим итәчәк. 

«Китапны җанландыр» китапханәдә скрайбинг» проектын тормышка ашыру өчен Мәдәни инициативалар фонды 370 436 сум күләмендә грант бүлеп бирәчәк.

Проектны әзерләүдә катнашучыларның барысын да котлыйбыз һәм рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

 

 

Поделиться: