26 март көнне 14 сәгатьтән алып 17 сәгатькә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә «Гореф-гадәтләр һәм заманчалык» дигән халык сәнгате этнофестивале узачак. Барыгызны да этнофестивальгә кушылырга чакырабыз! 14.00-17.00 «Корылтай» хәрби-тарихи клубы әзерләгән тарихи реконструкция белән танышыгыз! Һәм сез урта гасырларда Идел-Кама төбәге халкының ничек яшәве турында белерсез, төрле кәсепләрне үзләштерә һәм шул заманның материаль культурасы әйберләрен күрә алырсыз. 14.00-15.00 Кече Картиналар галереясында ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйповның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Хәмит Нәҗип улы агачтан кисеп ясау, графика, рәсем ясау остасы. Рәссамның иҗатына милли тамырларга омтылу, татар халкының фольклор мирасына мөрәҗәгать итү хас. 15.00–17.00 «Халык иҗаты» арт-киңлегендә рәссамнар өч сәгать дәвамында төрле техникада декоратив-гамәли сәнгать темасына рәсем ясаячак. Чарага килүчеләр рәсемнәрне ясау процессын күзәтә алачак. Шул ук мәйданчыкта халык авыз иҗаты әсәрләре – җырлар, шигырьләр яңгыраячак. 14.00-17.00 «Этно-бизәкләр» исеме астында декоратив ташлардан мозаик панно булдырыла. 14.00-17.00 Шәһәрнең халык осталары борынгы кәсепләр буенча мастер-класслар уздырачак. 14.00-17.00 «KitapФешен» сәнгатьчә фото бәйгесен тәкъдим итү чарасында бәйгедә катнашырга мөмкинлек булдырылачак. 14.00-17.00 «Тамырлар» дип аталган балалар өчен өстәл уеннары, пазллар зонасы мавыктыргыч формада халык һөнәрчелеге белән таныштырачак. Керү ирекле! Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон 89172712747 |