Автограф. Валерий Ковшарев тупланмаларыннан (6+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә Чаллының рәсемнәр коллекционеры Валерий Ковшарев күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә 19 рәссамның 40тан артык эше тәкъдим ителде: Александр Петров, Хәмзә Шәрипов, Виктор Анютин, Мадияр Хаҗиев, Владимир Мышов һ.б. Күргәзмәдәге күпчелек картиналар Валерий Васильевичка дуслык билгесе итеп бүләк ителгән. Рәсемнәрнең берничәсе әлеге кичәдә, коллекционерның юбилеенда бүләк ителде. Вернисажга күп кенә танылган чаллылылар – рәссамнар Мадияр Хаҗиев, Виктор Анютин, Галина Анютина, Вячеслав Варнашов, туган якны өйрәнүче Сания Сафина, журналист Ирина Яковлевалар килде. Валерий Васильевич адресына бик күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады. Күргәзмәдә сезне дә көтеп калабыз, рәхим итегез! |