Лирика һәм патриотлык – минем тугры юлдашларым… (6+)

IMG_0575
20220210_141818
IMG_0580
20220210_154059

Автор-башкаручы, Россия Язучылар берлеге, Татарстан Республикасының атказанган артисты  Флора Вафина үзенең Чаллыга тәүге тапкыр килүе турында кичерешләре белән уртаклаша. Артист, рәссам Илдар Ханов истәлегенә багышланган музыкаль кичәләр үткәрү өчен, Татарстанга Мәскәүдән килде. Шушы көннәрдә шәһәр Үзәк китапханәсендә аның иҗади кичәсе булып узды. 

Флора ханым илһамланып рус һәм татар телләрендә үз авторлыгындагы лирик һәм патриотик җырларны башкарды, гади, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барды. Аның тормышчан рухлы, тирән мәгънәле һәм шаян җырлары беркемне дә битараф калдырмады: тамашачылар дулкынланып алкышлады, уй-хисләренә чумды яки биергә чыкты. 

Чарадан туры эфир язмасын китапханәнең Вконтактедагы битендә карый аласыз. 

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: