«Балаларның китап укуын кайгырту»: конференция (12+)

17 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Үзәк балалар китапханәсендә «Балаларның китап укуын кайгырту» дигән конференция узачак. Балалар укуы буенча җитәкчеләр һәм шәһәрнең мәдәни, белем бирү учреждениеләренең әйдәп баручы белгечләре XXI гасырда балаларның уку ихтыяҗындагы үзгәрешләр һәм актуаль тенденцияләр турында фикер алышачак. Укуны алга җибәрү һәм үсеп килүче буынны китап мәдәнияте дөньясына җәлеп итүдә ата-ана, гаилә һәм китапханәнең роле турында сөйләячәкләр. Катнашучылар хәзерге заман балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре исемлеге, замана балалары өстенлек биргән әдәбият турында фикер алышачак. 

Конференциянең программасы

 

Поделиться: