Чаллыда М.Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу чарасы үтте (6+)

15 февраль, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйренең исемен йөртүче скверда «Сездә минем бөтен тойгыларым» дигән хәтер кичәсе узды. Каһарман-шагыйрь һәйкәле каршында җәмәгатьчелек вәкилләре һәм аның иҗатын сөючеләр җыелды. 

джалиль
QpZIf6DRC_s
IPQoKpavhBc
6SZNCQSBBaI
HnS9YCl3BAs
5bBjBmBgkbM
H7tNh8KxT4Q
U5bMeoUlouM
jAFy-mcfW6s
S5vx6gLxIvc

Сәламләү сүзләре белән Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе башлыгы вазифаларын үтәүче Фидәрис Фәндәвис улы Хәбибуллин чыгыш ясады. Журналистлар, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге әгъзалары Факил Сафин, Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Рәкыйт Аллабирде, Лилия Фәттахова, Лилия Гыйбадуллиналар Җәлилнең тормышыннан, иҗаты юлыннан истәлекле вакыйгаларны искә төшерде һәм шигырьләр укыды. Пушкин исемендәге 78 нче санлы пролицей укучылары рус һәм татар телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. 

Тантана чарасы каһарман-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды. Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре теләге булганнарны  китапханәдә эшләп килүче Җәлил һәм җәлилчеләр язмышы һәм батырлыгы турында күргәзмәгә чакырды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: