2022 елның 7 февраленнән 14 февраленә кадәр шәһәр китапханәләрендә Халыкара китаплар бүләк итү көненә багышланган «Китапларны яратып бүләк итегез» акциясе үтте.
Бу көннәрне теләге булган һәркем «китап бүләк итүче» була алды. Акциянең беренче көннәреннән үк безгә «Пегас» китап сату фирмасы кушылды (59 китап). Шулай ук акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнаша алды. Алар үзләренең яраткан китапларын, яңа укучыларын тапсын өчен, китапханәгә бүләк итеп алып килде. Бүләк ителгән китапларның тематикасы күптөрле: «хатын-кыз» романнары, детективлар, фантастика, кулинария буенча китаплар, рус классиклары басмалары, балалар әдәбияты. «ҮКС» МБУ фонды 420 данә китап белән тулыланды.
Үзәк бабалар китапханәсендә «Һәр йортта китаплар булсын!» акциясе узды. Чара кунаклары бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белде, ә Зирәк Ябалак балаларга басма китаплар барлыкка килү тарихын бәян итте һәм алар белән төрле уеннар уйнады.
«Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр өчен 8 нче санлы китапханә «Әйләнә-тирәбездә китаплар!» дигән чара уздырды. Ул «Китаплар укылырга тиеш, ә киштәдә торырга тиеш түгел!» лозунгы астында үтте. Кунаклар, китапларын сәяхәткә озатып, мавыктыргыч китап алмашуда катнашты, һәм укуның файдасы турында видеоязма карады.
10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Яхшы китап – чын йөрәктән» акциясе үткәрде. «Һәрберебезнең киштәләрендә тик ятучы китаплары бардыр – җибәрегез аларны! Китапларны бүләк итегез, — һәм алар үз укучыларын табар, кызыклы һәм яңа тормыш алыр. Китапларны яратып бүләк итегез!» сүзләре бу көнне чакыру булып яңгырады.
11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре бу көнне үзләренең яшь китап сөюче дусларын китапханә белән танышу бәйрәменә чакырды. Балалар әкиятләр буенча сәяхәткә кузгалды, «Әкият героен таны» дигән кызыклы викторинада катнашты. Китапханәгә килүчеләр фотозона янында яраткан китаплары белән фотога төшә алды.
15 нче санлы китапханә укучылары «Китап безне берләштерсен!» акциясендә катнашты. Чара вакытында балалар «Әкият битләре буйлап» мавыктыргыч викторинасы сорауларына җавап бирде, фразалары буенча китап геройларын таныды, китап авторларын искә төшерде.
1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге, заман тенденцияләреннән калышмыйча, «Бүләккә китап сайлап ал» дигән китап фримаркеты ачты. Теләге булган һәркем өй китапханәсендәге яңа яки укылган китапларын бүләк итә алды.
Шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар белән массакүләм эш бүлегендә укуның әһәмиятен һәм кирәклеген искә төшерүче «Нәниләрдән китаплар» дигән чара узды.
Чаллы шәһәре китапханәләре акциядә катнашучыларга бик рәхмәтле һәм һәр бүләк ителгән китап үз укучысын табар дип ышанып калабыз!
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|