Данил Әхмәтшин: локаль һәм глобаль арасында (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә яшь рәссам Данил Әхмәтшин күргәзмәсе ачылды. Данилның заманча мәдәниятка үз концепциясе булган кыю карашы пластикта башкарылган эшләр серияләрендә, зур форматтагы ватманда акрил белән ясалган эшләрендә һәм арт-объектларында чагыла. Барлык эшләренең лейтмотивы – локаль, провинциаль һәм дөньяви, башкалалар мәдәниятен чагыштыру. 

Данил Ахметшин
Screenshot_20220207-111847_Gallery
Screenshot_20220207-111833_Gallery
Screenshot_20220207-111932_Gallery
Screenshot_20220207-111945_Gallery
Screenshot_20220207-111955_Gallery
Screenshot_20220207-112007_Gallery
Screenshot_20220207-112018_Gallery
Screenshot_20220207-112031_Gallery

Күргәзмә ретроспектив характерда. Иң беренче эшләре 2012 елда башкарылган, ә иң яңалары – 2021 елда ясалган экспрессив рәсемнәр сериясе. Экспозициянең зур өлешен пластик материалда ясалган эшләре алып тора: «Минем Тукай (2017) һәм «Шүрәлестан» (2019) иллюстрацияләр серияләре. Бу серияләрдә рәссамның туган каласы белән тыгыз бәйләнеше күренеп тора: аларда Чаллы колоритының күп кенә детальләре чагылыш таба. Д.Әхмәтшинның башка рәссамнарда очрамый торган шәһәребез өчен үзгә бер күренеш булган арт-объектлары зур кызыксыну уятты. 

Данил иҗади идеяләре, аларның мәгънәләре турында сөйләде, иҗат итүче һәм җәмгыять арасында үзара мөнәсәбәтләре, иҗат итү максатлары һәм үз илһам чыганаклары турында фикерләре белән уртаклашты.
Чаллының яшь шагыйрьләре Анатолий Ухандеев һәм Аркадий Хазанов үз шигъри әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды, күргәзмә турында хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Вернисажда катнашучылар заманча сәнгать турында бәхәсләште, бик күп уңай тәэсирләр алды һәм озак таралыша алмадылар.  
Рәссамның гадәттән тыш сәнгате турында күп кенә уңай фикерләр һәм әлеге чараны үткәргән өчен китапханәгә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Күргәзмә ачуда катнашучыларның фикерләре белән түбәндәге видеода таныша аласыз.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: