«Чаллы – дуслар каласы»: китапханә фестивале (6+) Анонс!

Бесплатно

16 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган VIII китапханә фестивале узачак. Фестиваль «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге тарафыннан оештырыла. 

Фестивальдә Чаллыда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашачак. 

12.00 сәгатьтә Үзәк китапханәнең актлар залында фестивальне ачу тантанасы үтәчәк.
«Чаллы – дуслар каласы» VIII Китапханә фестивале кысаларында түбәндәге чаралар оештырыла:
– Чаллы җирлегендә яшәүче төрле милләт вәкилләре чыгышлары.
– Алты мавыктыргыч һәм танып белү мәйданчыклары эше.

«Халык кораллары яңгырашы» мәйданчыгы үзенең кунакларын китапханәнең әдәбият тарихы музеенда каршы алачак. Монда сез музыка уен кораллары иленә сәяхәт кыла алырсыз. 

«Әдәби кунакханә» мәйданчыгы балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә узачак. Анда сезне Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, драматург Р.Х.Сәлимҗанов белән онытылмас очрашу мизгелләре көтә. 

«Алтын куллы осталар» мәйданчыгы төбәгебездә киң таралган һөнәр-кәсепләргә багышланган. Әгәр дә сез халык һөнәрләре һәм кәсепләре күргәзмәсен карарга, пыялага рәсем төшерү һәм милли курчаклар ясау буенча мастер-классларда катнашырга телисез икән – китапханәнең сәнгать бүлегенә рәхим итегез!

«Заман сүз сорый» мәйданчыгы уку залында эшләячәк. Чара кунаклары монда «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән очраша алачак.

Абонемент бүлегендә эшләячәк «Бар халыклар дуслыгында һәм рухи берлегендә» мәйданчыгында төрле халыкларның борынгы китаплар дөньясына кереп чума алырсыз. 

Фестиваль эшен ябу тантанасында «Рәсемнәрдә безнең көч» рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләячәкбез.

Фестиваль кысаларында беренче тапкыр «Кар патшабикәсе» дип аталган утлы шоу тамашасы көтелә. 
Тамашачылар игътибарына милли ризыклардан, автор эшләре, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмә-ярминкәләре тәкъдим ителә. 
Һәр мәйданчык тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барачак.

Элемтә өчен телефон: 70-12-52

Рәхим итегез!

Поделиться: