Петр I нең тууына 350 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге киң даирә укучылар өчен «Петр Беренче – Россиянең бөек императоры» дигән китап күргәзмәсе әзерләде.
Петр Беренче – бөек дәүләткә нигез салучы, ил императорның вафатыннан соң да тагын бер гасыр дәвамында ул башлап җибәргән үсешен дәвам итә. Петрның исеме белән сәяси, икътисади гына түгел, ә мәдәни-агарту, белем бирү эшчәнлеге дә бәйләнгән. Хәрби-диңгез флотын, яхшы өйрәтелгән һәм коралланган даими армияне дә ул булдыра.
Бу шәхеснең тормыш юлы һәм эшчәнлеге тарихчылар игътибарын үзенә һәрвакыт җәлеп итә. Петр – дөньякүләм танылган эшлекле. Шунлыктан аның турында бик күп китаплар язылган. Укучыларны вакыйгалар, аз билгеле кызыклы фактлар, көнкүреш тормыш аша үткәреп, китап күргәзмәсе Петр I нең эчке ягын ачып сала, аның рухи сыйфатларын өйрәнә.
Күргәзмәдә шулай ук төрле авторларның Бөек Петр турында язган әдәбият әсәрләре тәкъдим ителде: А.Толстойның «Петр Первый», Ю.Германның «Россия молодая», Д.Гранинның «Вечера с Петром Великим» һ.б.
Күргәзмә 2022 елның 26 гыйнварыннан эшли башлый.
Сезне китапханәдә көтеп калабыз.
|