«Көмеш кыңгырау»лы балачак (6+)
26 гыйнвар көнне 14 нче санлы китапханәдә «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы журналистлары белән очрашу үтте. Чара газетаның барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланып китте. Китапханәче балаларны аның төп сәхифәләре, газетаның ничек басмага әзерләнүе, анда эшләүче белгечләр белән таныштырды. Махсус әзерләнгән уен программасы һәм иҗади бәйгеләрдә укучыларның һәрберсе үзен корреспондент буларак сынап карады. Мисал өчен, пресс-конференциядә алар сораулар һәм аларга җавап бирергә өйрәнде. Кем ул журналист? Ул нәрсә белән шөгыльләнә? Ничек сөйли? Журналистларга яхшы хәтер ничек булыша? – менә шундый сораулар яңгырады балалар тарафыннан. Газета хезмәткәрләре гади һәм шул ук вакытта мавыктыргыч итеп журналистлык серләре һәм эш барышында куллана торган һөнәри алымнары белән уртаклашты. «Гадирәк итеп әйт», «Шәхесне таны», «Монда һәм хәзер», «Тизәйткечләр» кебек төрле кызыклы уеннар укучыларга аеруча ошады. |