Раштуа очрашулары (0+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсендә 9 гыйнвар көнне 15 сәгатьтә һәр елдагыча раштуа очрашулары оештырыла.

Кече картиналар галереясында РФ һәм ЮНЕСКО рәссамнар берлеге әгъзасы Виктория Егорованың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Аның рәсемнәре Аның эшләре Россия, Төркия, Кипр, Иордания, Германия, Канада, Һиндстан, Мисырның шәхси тупланмаларында һәм дәүләт музейларында саклана. Күргәзмәдә аның акварель техникасында башкарылган эшләре тәкъдим ителәчәк.

Традицион раштуа очрашуларында раштуа шигырьләре һәм музыкаль композицияләр яңгыраячак.
Кунакларга раштуа бәйрәмнәрендә уздырыла торган күпләр яраткан күңел ачу чарасы – багу атмосферасына кереп чумарга тәкъдим ителәчәк.

Теләге булган һәркемне тылсымлы кышкы кичәгә чакырабыз!

 

Поделиться: