Төрле ил галимнәре бердәм рәвештә кешелек тарихында иң мөһим ачыш ул китап дигән карарга килде.
30 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә «Дөньяны үзгәрткән ачышлар» программасы кысаларында, урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Китап – кешенең гаҗәеп ачышы» мастер-классы үтте.
Яшь китап сөючеләр вакытлыча булса да «уйлап табучылар»га әйләнде. Үзләренең күзаллау сәләтен кушып һәм төсле кәгазьләр, тышлык өчен төсле катыргы, кайчы, җилем, наклейкалар, ялтыравыклар кулланып, балалар үз шедеврларын – «Минем яраткан әкиятем» китабын ясады.
«Мәгълүмати тәнәфес» вакытында укучылар иң борынгы китаплар, кулъязма китапларны булдыручылар, китапны нәрсәдән ясаулары, кәгазьне кайда уйлап табулары, беренче басу станогын кем ясавы һәм беренче рус китап басучысы турында мәгълүмат алдылар.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|