«Безгә якты дөнья ямен һәм җылылык бүләк итүче турында»: әдәби-музыкаль сәгать (6+)
23 һәм 26 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен Әниләр көненә багышланган «Безгә якты дөнья ямен һәм җылылык бүләк итүче турында» дигән әдәби-музыкаль сәгать уздырды. Чара вакытында иң якын һәм кадерле кеше, аңа карата сакчыл мөнәсәбәт турында сүз барды, шигырьләр (Н. Саконская «Разговор о маме», И. Мазнин «Простое слово», Э. Успенский «Все в порядке» һәм «Если был бы я девчонкой», Р. Сеф «Помощник») һәм әни турында җырлар («Мама», «Песенка мамонтенка», «Колыбельная медведицы») яңгырады. Әдәби сәгать дәвамында укучылар моңайган әнигә яхшы кәеф бирүче тылсымлы сүзләрне искә төшерделәр; «Әни ярдәмчеләре» бәйгесендә актив катнаштылар, анда «камыр басарга», «кайнатма әзерләргә», «салат ясарга» кирәк булды; әни турында сорауларга бик теләп җавап бирделәр; «Саескан» уенын уйнадылар. Шулай ук балалар Әниләр көнен бәйрәм итү тарихын белде, И. Панькинның «Откуда у моряков взялась сила» легендасы белән танышты, «Өч кыз» татар халык аудио әкиятен игътибар белән тыңлады. |