«Сөекле әниемә багышлана…»: шигъри акция (6+)
Әни – иң кадерле кеше! Әмма аның безгә үсәргә, мөстәкыйль һәм уңышлы кеше булырга ярдәм итүче мәхәббәте, кайгыртуы һәм үз-үзен фида кылуы өчен рәхмәт сүзләрен без еш әйтәбезме соң? Халыкара Әниләр көне якынлашканда безнең һәрберебезнең әниләребезгә рәхмәт һәм ярату хисләрен белдерү өчен рәсми сәбәп бар! 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре иң җылы һәм матур бәйрәм – Әниләр көненә кесә форматындагы шигырьләр белән барлык әниләрне үзенчәлекле итеп бәйрәм белән котлар өчен урамга чыктылар. Танылган һәм хәзерге заман шагыйрьләре А.Бунин, Л.Рубальская, С.Есенин, М.Цветаева, Р. Гамзатов, А. Барто, Е. Благина һ.б.ларның әниләргә карата мәхәббәт һәм җылы хисләр белән сугарылган шигъри юлларын уку соклану хисе тудырды һәм күңелләрне нечкәртте. |