«Әдәби вакциналаштыру» акциясе (12+)
16 нчы санлы китапханә 20 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр китапханәгә килүчеләр өчен «Әдәби вакциналаштыру» үткәрде. «Китапферон» әдәби вакцинасын «китап табибы» Борменталь уздырды. Дөрес, табиб катнашучыларга бернинди дә укол ясамады, ә китапханә дәвалау процедуралары үткәрде: һәркем үз рецептын алды, анда дару буларак билгеле бер авырудан дәвалау өчен китаплар язылган иде. Мәсәлән, «Вакытлы матбугатка аллергия» авыруы дөреслеккә туры килмәүче репортажлардан ялкынсыну барлыкка килү, реклама мәкаләләреннән күз кызару белән характерлы. Аллергиянең аеруча авыр формалары дөньяви тормышка профессиональ булмаган күзәтүдән килеп чыга, нәтиҗәдә пульс тибеше ешая, тән кызара һәм кычыта. Табиб кушуы буеча дәвалану түбәндәге сихәтләнү укуын күзалдында тотты: көн саен иртәнге аш яки төшке аштан соң 15-20 минут үткәч, 5-7 бит «Аргументы и факты» басмасы. Чирне кисәтү өчен: атнага ике тапкыр җирле газета укырга киңәш ителә. «Детектив салкын тию» диагнозы өчен түбәндәге процедуралар билгеләнде: һәркөнне төнгә унар бит «Записки о Шерлоке Холмсе» кабул итәргә, көн дәвамында – Комиссар Мегрэның 2-3 тикшерү алып баруы, авыррак очракларда – Агата Кристи китапларын кулланырга. Вакциналаштыру азагында барысына да китапханәгә атнага бер тапкыр булса да килергә һәм уку буенча көн тәртибен үтәргә киңәш ителде – иртә һәм кич унар бит китап уку мәҗбүри. Барлык «укол алган» кулланучылар китапханәдән күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф туплап, сәламәт булып кайтып китте – прививка аларга файдалы булды. |