Сергей Довлатовның 80 еллыгына әдәби кунакханә (12+)
25
Октябрь 2021
Дүшәмбе
13 нче санлы китапханә үткәргән иҗат һәм аралашу рухы белән тулы «Хикәяче язмышы» дигән әдәби кунакханә язучы-прозаик, журналист һәм егерменче гасырның иң зур әдипләренең берсе Сергей Довлатовка багышланды. Яшь китап сөючеләр язучының иҗади тормыш юлы белән танышып кына калмады, ә шул әдәби-тарихи чорның шаһитлары да булды, төрле заманнарның мәдәниятен тирәнрәк тоя алды, үз сүзлек запасын баетты. Шулай ук автор китапларының үзенчәлекләре һәм барлыкка килү тарихы белән таныштылар, язучының «Иностранка», «Чемодан», «Заповедник» һ.б. әсәрләренә күзәтүне тыңладылар. Чара дәвамында язучы китапларыннан танылган афоризмнар һәм цитаталар яңгырады. |