«Китап ничек туа» әңгәмәсе (6+)
19 һәм 20 октябрьләрдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре беренче сыйныфлылар өчен «Китап ничек туа» әңгәмәсе уздырды. Матур рәсемле презентация белән үрелеп баручы әңгәмә барышында балалар һәр китапның гомере урманда башлануы, шуннан соң китапханә һәм кибет киштәләренә килеп кергәнче аның нинди юллар узуы турында белде. Видео ярдәмендә укучылар кәгазь җитештерү эше белән танышты, урман кисүчеләр һәм эшкәртүчеләрнең ничек эшләвен белде, типографиядә экскурсиядә булды һәм китапның ничек тууын күрде. Укучылар шулай ук кәгазь ясау машинасының дөньяда иң зур җайланма булуын, типографиядә өч мөһим һөнәр кешеләре: җыючылар, печатниклар, китап төпләүчеләр эшләве турында мәгълүмат алдылар. |