Туган тел һәркемгә кадерле (12+)

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Кама сәнгать һәм дизайн институты студентлары өчен шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Туган тел һәркемгә кадерле» дигән мәгълүмат сәгате уздырды.

Чара әңгәмә формасында үтте. Балалар туган тел бәйрәменең барлыкка килү тарихы, Халыкара туган тел көнендә барлык телләрнең тигез дип танылуы, аларның һәрберсе уникаль булуы турында белде. Шулай ук танылган классикларның туган тел турында әйткән сүзләре, мәкальләр искә төшерелде. 
Чара азагында укучылар үз телеңне сакларга, ул телдә аралашырга һәм дөрес итеп яза белергә кирәк дигән нәтиҗә ясады. 

Поделиться: