«Моңсу көзнең дә үз яме»: шагыйрь белән очрашу (18+)
«Мәдәни шимбә» Бөтенроссия акциясе кысаларында 15 нче санлы китапханә өлкән буын өчен 45/14 йорты ишегалды мәйданында шагыйрә Гобәйдуллина Розалия Минкамил кызы белән очрашу үткәрде. Очрашу кунаклары шагыйрәнең «Лебедь» әдәби иҗат берләшмәсе һәм «КАМАЗ» мәдәният сарае каршында В.С. Высоцкий исемендәге автор җырлары клубы, шулай ук «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләүче «Золотые россыпи» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы булып торуы; шигырьләренең «Казань», «Золотые соты», «Капитошка», «Аргамак» журналларында, «КАМАЗ хәбәрләре» газетасында басылып чыгуы турында белделәр. Очрашуда көз, яхшылык, балачак турында шигырьләр яңгырады. Аларның һәрберсе тамашачылар тарафыннан алкышлар белән кабул ителде. Чыгыш ясаучыга теләктәшлек белдерергә «Лебедь» әдәби иҗат берләшмәсе һәм «КАМАЗ» мәдәният сарае каршында В.С. Высоцкий исемендәге автор җырлары клубында катнашучылар Лариса һәм Андрей Даниловлар килде, алар Роза Гобәйдуллина һәм Александр Кайманов шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Очрашу җылы һәм дустанә рухта узды. |