Мин Пушкинга кунакка ашыгам (6+)
3 июньнән 8 июньгә кадәр 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балалары өчен «Мин Пушкинга кунакка ашыгам» бәйге-уен программасы уздырды. Чара башында балалар А.С.Пушкинның тормыш юлындагы кайбер мәгълүматлар белән танышты: аның балачагы, әти-әнисе, тәрбиячесе Арина Родионовна, ул язган шигырь һәм әкиятләр турында белде. Балалар янына кунакка Александр Сергеевич әкиятләре геройлары: Укымышлы Мәче, Алтын балык, Патша кызы, Балда һ.б. лар килде. Чарага килүчеләр алар белән бергә «Әкияти чатыр», «Балда белән көрәшеп кара», «Патша кызы йортында», «Диңгез култыгында», «Зәңгәр-зәңгәр диңгез янында» кебек мавыктыргыч бәйгеләр белән тулы тылсымлы Пушкин иле буйлап сәяхәткә кузгалды. Балалар командаларга бүленде һәм актив рәвештә башваткычлар чишүдә, пазллар җыюда, Пушкин әсәрләреннән юлларның шифрын ачуда, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне тануда, шулай ук аудиоязмалар буенча Пушкин әкиятләре геройларын тануда ярышты. Укучылар, бәйгеләрдә катнашып, үз белемнәрен сыный һәм үзләренә кайсы әкиятләрне тагын бер кат укып чыгарга кирәклеген ачыклый алды. |