«Китаплардан җәйге салават күпере»: әдәби калейдоскоп (6+)
2
Июнь 2021
Чәршәмбе
Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, 1 июньдә 13 нче санлы китапханә балалар өчен «Китаплардан җәйге салават күпере» дигән әдәби калейдоскоп үткәрде. Чарага җыелган балаларны аралашу һәм китап аша танып белү могҗизасы көтте. Укучылар әдәби уеннар һәм сәяхәтләр дөньясына кереп чумды. Китап герое Мэри Поппинс белән бергә китап пәрдәләрен ачтылар: психологик элементлы «Уку яхшырак!» уен-сәяхәтендә, бармак уеннары элементлары кергән «Китаплар арасында» спорт ярышларында, балалар язучылары әсәрләрендә дуслыкка багышланган кызыклы күнегүләрдә, «Китап – иң яхшы дус» интерактив уенында, Памела Трэверс китабы буенча «Камеди-балалар» интеллектуаль уенында катнашты.
|