Шарлотта Бронте иҗаты буенча кичә-портрет (12+)
29
Апрель 2021
Пәнҗешәмбе
29 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә «Яшьләр. Уку. Уңыш» программасы кысаларында өлкән сыйныф укучылары өчен инглиз язучысы Шарлотта Бронтеның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Хисләр чынбарлыгы» дигән кичә-портрет узды. Чара барышында балалар язучының тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән танышты, аның «Джейн Эйр» романына җентекле күзәтүне тыңлады, шулай ук язучылар булган «апалы-сеңелле Бронтелар феномены» турында белде, «Шарлотта Бронте» ныгыту викторинасы сорауларына җавап бирде.
|