Китапханәдә «Язгы аһәңнәр» күргәзмәсе ачылды (6+)
17
Апрель 2021
Saturday
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә рәссам-укытучы Елена Одинцова һәм аның «Акчарлак» рәсем студиясе шәкертләренең күргәзмәсе ачылды. Рәссам күргәзмәгә үзенең гобелен техникасындагы эшләрен, сәнгать студиясенә йөрүче балалар исә беренче рәсемнәрен тәкъдим итте. Укучыларның әти-әниләре, балаларын матурлыкны күрә белергә өйрәтүе һәм үз-үзләрен күрсәтергә, сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирүе өчен, Елена Иннокентьевнага рәхмәт белдерде. |