«Бу аларның бурычы иде»: Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләр белән очрашу кичәсе. Анонс! (12+)

Бесплатно

21 апрель көнне 10.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга багышланган чара узачак.  
1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында иң куркыныч һәлакәтләрнең берсе – Чернобыль АЭСының дүртенче энергоблогында шартлау була. Һәм бүген, 35 ел үткәннән соң, бу көн, үз гомерләрен кызганмыйча, дөньяны радиоактив һәлакәттән коткарган кешеләр алдында түләп бетерә алмаслык бурычыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә.  
Әлеге фаҗигале датага Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләр белән очрашу кичәсе багышлана. Алар тамашачыларга үзләренең атом станциясендә килеп чыккан фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашулары турында сөйләячәк, өлкән сыйныф укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр. Аларның игътибарына «Чернобыль – тарихның таныш һәм таныш та түгел бите» презентациясе, китапларга күзәтү, нәфис һәм документаль фильмнардан өзекләр тәкъдим ителәчәк, шигырьләр һәм җырлар, чернобыльчеләр гимны яңгыраячак.

Поделиться: