«ҮКС» МБУ китапханәчеләре заманча җәмгыятьтә балалар һәм яшүсмерләр белән төп эш юнәлешләрен билгеләде (18+)
8 апрель көнне шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре өчен заманча җәмгыятьтә балалар һәм яшүсмерләр белән төп эш юнәлешләрен билгеләү темасына семинар оештырылды. Балалар һәм яшүсмерләргә китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру буенча төп норматив-хокукый документлар белән әйдәп баручы методист Д.Н.Миронова таныштырды. Балалар белән эш буенча директор урынбасары Р. Н. Каюмова балалар китапханәләренең онлайн-форматта эшчәнлегенә анализ ясады һәм балаларны китапханәгә җәлеп итүнең яңа эффектив ысулларын ачып салды. Балалар бүлекләре һәм китапханәләре җитәкчеләре Ф.Ф.Җәләлетдинова (Үзәк китапханәнең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге), Р.М.Галиева (14 нче санлы китапханә), Н.Н.Чекурина (10 нчы санлы китапханә) һәм Ф.Җ.Гыйззәтуллина (17 нче санлы китапханә) балалар һәм яшүсмерләрне укуга тарту, гаилә кыйммәтләре һәм патриотлык хисе тәрбияләүне оештыру, шулай ук китапханәдә туган якны өйрәнү буенча үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. «B I B L I O – КАНИКУЛЛАР» программасы буенча каникуллар чорында балаларның ялын оештыру тәҗрибәсе белән әйдәп баручы китапханәче Е.И.Барсукова (8 нче санлы китапханә) уртаклашты. Һәр китапханәнең эш тәҗрибәсе хезмәттәшләр өчен файдалы һәм кызыклы булды. Әйдәп баручы китапханәчеләр С.Л.Заболотная (15 нче санлы китапханә) һәм Г.М.Хәбибуллина (Үзәк китапханәнең белешмә-мәгълүмат бүлеге) «Яшүсмер дөньясы һәм дөньяда яшүсмер урыны» виртуаль китап күргәзмәсен һәм «Ф.М.Достоевский: таныш һәм таныш түгел» интеллектуаль интерактив викторинасын әзерләүдә шәхси тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр. |