«Бакый Урманче. Милли тормыш энциклопедиясе» сәнгати-белем бирү проекты (18+)
18
Март 2021
Пәнҗешәмбе
Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге Чаллы картиналар галереясы белән берлектә Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Бакый Урманче. Милли тормыш энциклопедиясе» дигән сәнгати-белем бирү проекты уздырды. Сәнгать бүлеге хезмәткәре китап күргәзмәсе тәкъдим итте, Бакый Урманче иҗаты буенча күзәтү ясады. Шулай ук коллаж, басма графика һәм акварельдән торган катнаш техникада Бакый Урманче иҗаты мотивлары буенча композиция ясап, рәссамнар, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар өчен сәнгать мәктәбе укытучылары белән берлектә иҗади эштә катнашты.
|