Шундый шигарь астында шәһәр китапханәләрендә 3 март, Бөтендөнья кычкырып уку көнендә балалар өчен «Во!круг чтения» уку марафоны үтте. Менә инде өченче ел рәттән Чаллы китапханәчеләре мартның беренче чәршәмбесен кычкырып укуга багышлый. Балаларга кычкырып уку — ул иң эффектлы китап культурасына тарту методикасыдыр.
Иң нәни укучылар өчен китапханәчеләр кычкырып уку өчен танылган язучыларның күңелле китапларын, әкиятләрне сайлап алды.
«Балалар китап укыганны игътибар белән тыңлап утырды, һәм китапны бәян итү аларны акрынлап җәлеп итә баруын күзәтү кызыклы булды. Вакыйгаларга карата кызыксыну һәм борчылу хисләре барлыкка килүе дә күренә башлый», – дип уртаклаша үзенең күзәтүләре белән шәһәр Үзәк китапханәсенең массакүләм балалар белән эшләү бүлеге мөдире Елена Привалова.
Үзәк китапханәнең балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә 2 нче сыйныф укучысы өчен С. Маршакның «Урок вежливости» әкияте укылды, ул тыңлаучыбызны уйланырга мәҗбүр итте. Яшь укучыбызга китапханәчеләр фантазия һәм кечкенә моториканы үстерүче китап-рәсемнәрне укыды.
17 нче санлы китапханәдә һәркем үзен укучы ролендә сынап карый алды, шулай ук нәни укучылар өчен китапханә хезмәткәрләре чуваш, удмурт, грузин халык әкиятләрен укыды, кычкырып укуның файдасы турында сөйләде. Марафонга китапханәгә килүчеләр дә теләктәшлек белдерде: килгән һәр кеше үзен кычкырып уку сәнгатендә сыный һәм китап укучыларны тыңлый алды.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|