«Ана теле» читтән торып татар телен өйрәнү проекты

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча 2013 елдан уникаль «Ана теле» читтән торып татар телен өйрәнү проекты эшли. Ул аралашу чарасы буларак татар телен тормышта куллану дәрәҗәсен үстерергә мөмкинлек бирә. Бу проект Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче теләге булган бар кешене татар телендә аралашырга өйрәтүгә юнәлтелгән. Уку түләүсез һәм өч телдә (инглиз, татар, рус) үзләштерү мөмкинлеге бар. 

Теркәлү өчен сылтама http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx

Сезнең белән элемтәдә – Айгөл Басыйрова, «Ана теле» проектын үстерү буенча җитәкче, 89250119550, aigul.basyrova@ef.com.

 

Поделиться: