«Китапларда безнең хәтер» патриотлык сәгате (6+)
Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары һәм партизаннары батырлыгына багышланган «Көчле рухлылар. Разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Үзәк балалар китапханәсендә «Китапларда безнең хәтер» дигән патриотлык сәгате үтте. Акция «Ватан сугышы партизанына» медале булдырылу көненә багышланган, ул партизан хәрәкәте командирлары һәм җитәкчеләренә тапшырыла. Башлангыч сыйныф укучылары шул еллар вакыйгалары турында белгәннәре белән уртаклашты, аеда катнашкан якыннары турында сөйләде. Балалар Бөек Ватан сугышында яшьтәшләренең нинди роль уйнавын белде һәм «Сугыш балалары» сериясеннән видеолар карады.
|