«Яңа ел ишек кага» ял кичәсе (6+)
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, күзләрне коррекцияләү мәктәбе укучылары өчен, 14 нче санлы китапханәдә «Яңа ел ишек кага» ял кичәсе узды. Яңа ел – барыбыз да яраткан һәм көтеп алган, үзенчәлекле мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек атмосферасы белән тулы бәйрәм. Бу көнне балалар могҗиза һәм тылсым дөньясына кереп чума алды. Яңа ел бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Кайбер чит илләргә виртуаль Яңа ел сәяхәте кылдылар, аларның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштылар. «Кышкы хыяллар», «Боз кисәкләреннән кар бөртеге җый» кебек күңелле бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Чараны алып баручылар белән бергә Яңа ел тематикасы белән бәйле әкиятләрне искә төшерде. Урамда исә аларны сюрприз – кышкы күңел ачулар көтте. |