Китапханә «Әлифба бәйрәме» уздырды (6+)

24 гыйнвар көнне 12 нче санлы татар китапханәсе 29 нчы татар гимназиясенең беренче сыйныф укучылары өчен «Әлифба бәйрәме» үткәрде.
Уку елы башында балалар хәрефләрне ятлады, укырга өйрәнде, беренче мәктәп дәреслеген үзләштереп бетерде. Хәзер алар безнең укучыларыбыз булырга әзер.
Чарада китапханәче яшь китап сөючеләрне китапханәдә үз-үзеңне дөрес тоту һәм китапларны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар җырлар башкарды, табышмаклар чиште, төрле уен һәм бәйгеләрдә катнашты, шигырьләр укыды һәм китапларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга вәгъдә бирде.

 

               

Поделиться: