19 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханә туры эфирда «Мулинедан беләзек үрү» мастер-классы оештырды. Очрашуга «Чишмә» аралашу клубына актив йөрүче И.И.Изотченко чакырылды. Эшне башкару барышы белән таныштыру аша, ул бик теләп иҗади тәҗрибәсе һәм осталыгы белән уртаклашты. Остабикә матур беләзекләр үрүне адымлап күрсәтте, кеше үзенең ялын оештыра һәм иҗат эше белән шөгыльләнә алуын дәлилләде.
|