Китапханә – Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

«ҮКС» МБУ хезмәткәрләрен – 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенроссия китапханә чаралары бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз.
Оештыручы«Чабаксар китапханәләре берләшмәсе» МБМУ.

«Офлайн уздырылган чара/чаралар циклы» номинациясендә Татарстанның Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре   Борһанова Рәзидә Әзгар кызы, әйдәп баручы библиограф, Исламова Зөлфия Рафис кызы, библиограф, Хәбибуллина Гөлнара Мидехәт кызы, әйдәп баручы библиограф җиңүче дип танылдылар.

«Китапханә – хәрби-патриотик әдәбиятны укуны алга җибәрүдә лидер» номинациясендә «Үзәкләштерелгән китапханәләр системалары арасында» категориясендә Каюмова Регина Нурфаяз кызы, балалар белән эш буенча директор урынбасары, Салихова Рәйсә Данис кызы, автоматлаштыру бүлеге мөдире, Әхмәтшина Гөлшат Рафис кызы, автоматлаштыру бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе, Фәхруллина Гөлүсә Мансур кызы, Татарстанның Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ методисты җиңүче булдылар.

Жюри адресына Россиянең 9 төбәгеннән – Алтай, Нижгар, Самара, Тула, Ульяновск өлкәләре, Бурятия, Мари Эл, Татарстан, Чуваш республикаларыннан 71 китапханә эше белгеченнән гариза килде. Катнашучылар сайланган номинациягә ярашлы рәвештә китапханә эшчәнлеген ачып салучы материаллар тәкъдим итте: офлайн уздырылган чара/чаралар циклы; онлайн уздырылган чара/чаралар циклы; китапханә – хәрби-патриотик әдәбиятны укуны алга җибәрүдә лидер.

Бәйге нәтиҗәләренә сылтама

Җиңүчеләрне котлыйбыз, сәламәтлек һәм уңышлар телибез!

Поделиться: