Котлыйбыз!

Чаллы шәһәре «Энергетик» мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләренең тантаналы кичәсе узды! 

xf12B4MsYKY
7BV8MvLkTXo
kkvueGeVsWk
Cgit_PzvP9c

Югары һөнәри осталыклары өчен хезмәттәшләребез мактаулы бүләкләргә лаек булды:
– Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 23 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Нигъмәтуллина Айслу Мөдәррис кызына, мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
– күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә керткән зур өлеше өчен, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының төп эшчәнлек буенча директор урынбасары Юстус Галина Давидовна бүләкләнде.
– Чаллы Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гайнетдинова Резеда Рәзим кызы  – «Ел китапханәчесе» булды; 
– Чаллы шәһәре 14 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Гатиева Гөлчәчәк Искәндәр кызы Чаллы шәһәре мэры премиясенә лаек булды.  

Сезне әлеге казанышларыгыз белән тәбрик итәбез!

Сезгә сәламәтлек, эштә уңышлар телибез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: